Чистай ҮРХ хезмәткәрләрен яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда актив катнашканнары өчен бүләкләделәр

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Чистай ҮРХ хезмәткәрләрен яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда һәм социаль әһәмиятле яшьләр инициативаларын пропагандалауда актив катнашканнары өчен бүләкләделәр. Татар Ялтаны фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ольга Ильинаны һәм бала тудыру йорты акушеркасы Рузилә Вәлиеваны Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Чистай ҮРХ Татар Ялтаны фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ольга Ильина «Медицина» юнәлеше буенча авыл территорияләрендә иҗтимагый лидерларны яшьләр арасында ачыклау буенча Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International