Әлмәт ПҮ белән БШХдә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бөтенроссия бәйрәме алдыннан Әлмәт перинаталь үзәк белән балалар шәһәр хастаханәсендә яңа туган балаларны тантаналы рәвештә хастаханәдән чыгару булды. Уллары яки кызлары туу – һәр гаилә өчен күптән көтелгән вакыйга. Якты тасмалар белән юрганга төрелгән сабыйларны бәхетле әтиләргә тапшырдылар. Яңа туган балалар бүлеге мөдире Ландыш Ахиартдинова әтиләрне һәм әниләрне яңа туган сабыйлары белән котлады, аларга гаилә бәхете һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International