ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ММИ өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәме күрсәткәндә һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә законнарны гамәлгә ашырганда иминләштерелгән затларның хокукларын яклауны оештыру буенча Координацион совет утырышы узды.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узган киңәшмәнең катнашучылары – ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, «Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды» дәүләт учреждениесе директоры Алсу Мифтахова, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова, иминият медицина оешмалары вәкилләре һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре.

Утырышта «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә региональ проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән онкологик ярдәм күрсәтү һәм халыкны диспансерлаштыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International