ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Бөтендөнья аллергия белән көрәшү көненә багышланган түгәрәк өстәл узды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында журналистлар өчен «Бөтендөнья аллергия белән көрәшү көне» дигән түгәрәк өстәл узды.

Агачлар, куаклар һәм үләннәр чәчәк аткан чорда күп кешеләрнең кызару, күзләрендә, борынында һәм аңкавында кычыту, күзләр яшьләнү, борын томалуы, хәтта тәннең чабырып чыгуы барлыкка килә. Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә мондый хәлләр аеруча куркыныч, чөнки башлангыч чорда симптоматика яшеренеп, авыруның көчәюе кискен тиз үсә. Шуңа күрә аллергия реакциясенә охшаган беренче билгеләр барлыкка килгәч, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Түгәрәк өстәл барышында татарстан табиблары аллергияне профилактикалау һәм дәвалау турындагы сорауларга җавап бирделәр. Экспертлар сыйфатында Республика клиник иммунология үзәгенең мөдире Алексей Лунцов, БРКХ изоляцион-диагностика бүлегенең мөдире, югары категорияле табиб-педиатр Лилия Зыятдинова һәм КДМУ аллергология белән клиник иммунология кафедрасы профессоры Резеда Хәкимова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International