ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең кичектергесез консультатив ашыгыч медицина ярдәме — Санитар авиация бүлегенә пресс-тур оештырды.
Журналистлар республиканың иң кичектергесез хезмәтенең эшчәнлеге белән таныштылар һәм авыр пациентларны алып бару һәм эвакуацияләү буенча, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эшнең ничек үткәрелүен күрделәр.
Клиниканың һәм Санавиациянең җитәкчеләре: «ТР ССМ РКХ» ДАССУнең баш табибы Рафаэль Шавалиев, РКХнең кичектергесез консультатив ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең җитәкчесе Рафаэль Нигъмәтҗанов, Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лилия Чалая һәм Ашыгыч, ашыгыч махсуслаштырылган кичектергесез консультатив медицина ярдәме бүлегенең мөдире Хәмит Минһаҗев ТР ССМ РКХ РҺМҮнең кичектергесез хезмәтенең мөмкинлекләре белән таныштырдылар.