Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Яр Чаллы шәһәренең Орган залында 9 гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
Яр Чаллы сугышлар ветераннары өчен госпитале хезмәткәрләре Рифкать һәм Леная Вагыйзовлар да әлеге бүләккә ия булдылар. Леная Фәтхулла кызы табиб-кардиолог булып эшли, Рифкать Биҗан улы – гомуми практика табибы, икесе дә – югары класслы профессионаллар. Алар 40 ел бергә, бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып яшәгәннәр.
Кичә кунакларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова сәламләде. Шулай ук җыелганнар алдында Яр Чаллы шәһәренең яшь талантлары белән Игорь Лерман камера оркестры чыгыш ясады.