2019 елның 9 июлендә Зәй муниципаль районында «Бердәм Россия» көне узды. Сәламәтлек саклау буенча ике тематик мәйданчыкта РКХ, БРКХ һәм РКОД табиблары-белгечләре эшләделәр.
БРКХ табиб-белгечләре: невролог, аллерголог, кардиолог – балаларга махсуслаштырылган консультатив ярдәм күрсәттеләр, йөрәк УТТ үткәрделәр. Барлыгы 54 бала карап тикшерелде, аларның 2сенә БРКХгә салу һәм табиб-белгеч консультациясе тәкъдим ителде.
РКХ табиблары-белгечләре: травматолог, эндокринолог, гастроэнтеролог, пульмонолог 51 пациентны карап тикшерде, шулардан 3сенә табиб-эндокринолог РКХдә госпитализацияләүне киңәш итте.
50 яшьтән алып 69 яшькә кадәрге 50 хатын-кыз маммографик тикшеренү узды.
Республика учреждениеләре белгечләре тарафыннан барлыгы консультатив ярдәмне 155 пациент алды, шулардан 54 – бала.