8 июльдә Түбән Кама халкы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтте. «Гаилә» паркы бәйрәм итүнең үзәге булып торды. Чараны оештыруда Түбән Кама медиклары, шул исәптән Балалар шәһәр хастаханәсенең белгечләре актив катнаштылар.
Фонтаннар янында «Сәламәтлек» мәйданчыгы оештырылды. Монда буйны, авырлыкны, кан басымын үлчәтергә һәм гәүдәнең индексы массасын билгеләргә, ә аннары доктор Айболит белән фотога төшәргә мөмкин иде. Түбән Кама Урта уку йортлары студентлары һәм волонтерлар башкаруында дәртле биюләр һәм җырлар бәйрәм кунаклары игътибарын җәлеп итте. Ә иң кечкенәләргә табышмаклар уйнарга һәм асфальтта рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. БШХ психологлары сәламәт гаиләнең төп принциплары турында һәм аның һәр яңа әгъзасы белән аралашуны мөмкин кадәр иртәрәк, ана карынында булганда ук, башларга кирәклеге турында сөйләделәр.