Казанда 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә гериатрик ярдәмне үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе рәисе Светлана Захарова, Ветераннар Советы вәкилләре һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнаштылар.