Россиядә «абортларга каршы» атна башланды. 9 июльдән башлап 15 июльгә кадәр ул Түбән Кама шәһәренең хатын-кызлар консультациясе җирлегендә дә узачак.
Бөтенроссия акциясе чараларының максаты – абортлар проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук абортларны профилактикалау һәм киметү мәсьәләләре буенча дәүләт учреждениеләре, иҗтимагый һәм дини оешмаларның тырышлыкларын берләштерү.
Росстат рәсми мәгълүматларына караганда, соңгы 10 ел эчендә генә дә РФдә абортлар саны ике тапкырга кимегән, өстәвенә, аларның өчтән икесе медицина күрсәткечләре буенча түгел, ә хатын-кыз теләге буенча булган абортлар саны кимегән. Түбән Камада абортлар санының шактый кимүе күзәтелә. Әгәр 2006 елда 3214 бала табуга 5032 аборт туры килсә, 2018 елда 3030 бала табуга 950 аборт туры килә.