Казанда «ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Яр Чаллы Сугышлар ветераннары өчен госпитале «Кама аръягы регионының өлкән гражданнарына дәвалау һәм реабилитацион ярдәм күрсәтү» хезмәте белән тәкъдим ителде, ул эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде һәм аңа лауреат исеме бирелде. Хезмәт «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының федераль этабында катнашу өчен тәкъдим ителде.