Бүген Балалар Республика клиник хастаханәсенә эш визиты белән Мәскәү шәһ.Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эндокринология ММТҮ» ФДБУ белгечләре делегациясе килеп китте.
Баш табиб Айрат Зиатдинов җитәкчелегендә клиниканың администрациясе кунакларны клиниканың структур бүлекчәләре: реанимация консультатив үзәге, ангиография, кардиохирургия бүлеге, кардиохирургия һәм нейрохирургия операция блогы, яңа туган балаларның реанимациясе бүлеге, эндокринология бүлеге белән таныштырдылар.