5 июльдә Алабугада шәһәр сырхауханәсендә 65 яшьтән өлкәнрәк булган алабугалылар өчен гериатрик кабинет ачылды. Ул «Демография» милли проекты һәм «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә барлыкка килде.
Хәзер өлкән буын кешеләре махсус табиб-гериатрда күзәтеләләр, ул аларга консльтация һәм озак еллар актив булыр өчен киңәшләр бирәчәк.