Алабуга ҮРХнең баш табибы студентлар-медиклар белән очрашты

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Алабугада баш табиб Айрат Фәрид улы Сафин студентлар медиклар белән очрашты. Конференция залында Алабуга хастаханәләрендә практика узган Казан һәм Ижевск медицина университетлары студентлары җыелдылар.

Очрашуның төп максаты булачак табибларны югары уку йортын тәмамлаганнан соң Алабуга районының дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә эшкә урнашуга мотивацияләү иде. Очрашу ачык диалог форматында узды. Айрат Сафин районда яшь белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча планлаштырылган чаралар, хастаханәдә эшне оештыру, хәзерге вакытта аерым белгечлекләргә кытлык булу турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International