Яшел Үзән ҮРХдә «Миңа тормыш бүләк ит!» акциясе узды. Үзенең рухи-әхлакый юнәлеше һәм иҗтимагый әһәмияте белән акция «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын тормышка ашыру белән тыгыз бәйләнгән һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.
«Миңа тормыш бүләк ит!» акциясе абортларның медицина, әхлакый һәм социаль зарары турында җәмгыятькә мәгълүмат бирүгә, абортларның санын киметүгә, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән, балаларның гомерен саклап калу мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.