Түбән Кама мэры Айдар Метшин шәһәрнең һәм районның дәвалау учреждениеләрендә практика үтүче медицина югары уку йортлары студентлары белән очрашты. Алар – Казанда, Пермьдә, Ульяновскида, Мордовиядә һәм Башкортстанда белем алучы Түбән Каманың 130 егет-кызы.
«Әлеге очрашуны бик мөһим дип саныйм, чөнки ул сезгә белгеч сыйфатында нәкъ менә безнең учреждениеләрдә эш белән билгеләнергә булышачак һәм, табигый, сезнең яхшы шартларда эшләргә теләвегез», - дип өстәде үз чыгышында башлык һәм безнең шәһәр хастаханәләренә яшь белгечләрне җәлеп итү буенча кадрлар стратегиясе турында сөйләде.
«Земство табибы» федераль программасы 2012 елдан башлап эшли, 1 млн. сумлык грантларны 12 табиб алды инде. Ә 2014 елдан башлап гамәлдә булган Республика Хөкүмәте тарафыннан грантлар бирү программасы буенча 500 мең сумлык грантларны 75 кеше алды.
«Табиблар өчен аренда торагы» программасы да гамәлдә – медицина югары уку йортын тәмамлаганнан соң табиб, хастаханәгә урнашып, яңа йортта җиһазланган фатирга урнаштырыла һәм коммуналь хезмәтләр өчен генә түли, калган чыгымнарны хастаханәләр һәм шәһәрнең башкарма комитеты үз өстенә ала. Ике ел эчендә 44 табиб торак алды һәм тагын 30 фатир хуҗаларын көтә.