2019 елның 14 июлендә Башкортстан Республикасы Архангельск районы Ирныкш авылы янында Уфа-Белорецк трассасында ЮТҺ факты буенча 2019 елның 15 июле 08.00. сәгатенә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:
Башкортстан Республикасы РМКҮ мәгълүматлары буенча автобуста барлыгы 40 кеше булган, шул исәптән зыян күрүчеләр – 39 (38 пассажир һем 1 шофер) кеше, шул исәптән 2 бала. Зыян күрүчеләр арасыннан 6 кеше һәлак булган,
8 – Уфа шәһ. 21нче номерлы ШХнә госпитализацияләнде,
1 – Уфа шәһ. АМЯХнә госпитализацияләнде,
1 бала – Уфа шәһ. РБКХнә,
23 – амбулатор рәвештә (шул исәптән 1 бала), шуларның 12се – вакытлыча урнашу пунктында (ВУП).
1 пассажир – мәгълүмат ачыклана.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының санитар авиация көчләре белән транспортабельле пациентларны Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә күчерү планлаштырыла.