Чистай ҮРХ «Миңа тормыш бүләк ит» акциясенә кушылды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Чистай ҮРХнең хатын-кызлар консультациясендә «Миңа тормыш бүләк ит» акциясе кысаларында профилактик һәм консультатив чаралар узды. Акция 9 июльдән башлап 15 июльгә кадәр Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Социаль-мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә уза, Фондның президенты булып Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары С.В. Медведевның хатыны тора.

Акция кысаларында абортларны, балалар сәламәтлеген профилактикалау буенча, гаиләдә һәм гомумән җәмгыятьтә рухи тормыш, ана капиталын куллану һәм социаль түләүләр турында көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышынды. Чаралар гаилә сәламәтлеген саклауга, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән.

Акциядә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең педиатрия ярдәме буенча баш табиб урынбасары, табиб-неонатолог Наталья Толкина, Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча Россия Пенсия фондының идарәсе башлыгы Надежда Сергеева, Республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Ольга Егорова, руханилар вәкилләре, Чистай районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, психолог Софья Хәсәнова, күп балалы ата-аналар, яшь әниләр катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International