Түбән Камада «Бергә ябыгабыз» проектын эшләтеп җибәрделәр

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

«Түбән Кама дөреслеге» газетасы «Бергә ябыгабыз» дигән яңа проект башлап җибәрде. Проектта шәһәрнең һәр яшәүчесе катнаша алды. Беренче булып бу тәкъдимне өч кеше кабул итте. Екатерина, Галина һәм Александр – аларны чын-чынлап герой дип атарга була, чөнки алар бу беренче һәм иң авыр адымны ясарга курыкмадылар. Аларның максаты бер – артык килоны киметү. Катнашучылар үзләре әйтүенчә, алар үзләре ябыгып караганнар инде, ләкин аларның берни дә килеп чыкмаган.

Әлбәттә, ТКҮРКХнең тәҗрибәле белгечләре ярдәменнән башка проектны тормышка ашыру мөмкин булмас иде. Һәм менә инде шушы көннәрдә үк, проектта катнашучылар ТКҮРКХнең 2нче номерлы терапия бүлеге мөдире, югары квалификацион категорияле эндокринологы Светлана Особливая консультациясен алдылар.

Светлана Борисовна билгеләп үткәнчә, фитнессыз ябыгу файдалы булмаячак. Шуңа күрә катнашучылар белән табиб-эндокринолог кына түгел, фитнес-тренер да, психолог та шөгыльләнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International