Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгына хәзерләнү һәм бәйрәм итү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков рәислегендә узган утырышта КДМУ ректоры Алексей Созинов, КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов, РМКМҮ директоры Диләрә Швецова, ТР ССМ ДҮ директоры Ростислав Туишев, дәвалау учреждениеләренең җитәкчеләре һәм министрлыкның хезмәткәрләре катнаштылар. Киңәшмәдә 2020 елга чаралар планы буенча фикер алыштылар һәм төп бурычларны билгеләделәр.