Башкортстан Республикасында ЮТҺ факты буенча 17:40 сәгатькә мәгълүмат

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Башкортстан Республикасында ЮТҺ факты буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: Мәскәү вакыты буенча 17:40 сәгатькә Яр Чаллы шәһәренең дәвалау учреждениеләренә санитар авиациянең һәм ашыгыч медицина ярдәменең җир өсте транспорты көчләре белән 5 зыян күргән кеше китерелде. 4 кеше Яр Чаллы шәһәренең АМЯХдә яталар. Пациентлар карап тикшерүне һәм госпитализацияне рәсмиләштерү процедурасын узалар. Барысы да аңнарында. Бала Яр Чаллы шәһәренең КБМҮнә шулай ук ЮТҺдә зыян күрүче булган әтисе белән бергә китерелде.

Уфа шәһәре хастаханәләрендә 2 кеше авыр хәлдә кала. Аларны транспортлау мәсьәләсе хәлләре стабилизацияләнгәннән соң хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International