РКДҮ табиблары сирәк йөрәк-кан тамырлары патологиясе булган яшь хатын-кызны коткардылар

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

8 сәгатьтән артык Регионара клиник-диагностика үзәге белгечләренең мультидисциплинар командасы Казанда яшәүче яшь хатын-кызның гомерен саклап кала алды. 41 яшьлек Светлана үзәккә көчле инфарктка шикләнеп авыр хәлдә керде. Пациенткага комплекслы диагностика уздырдылар, беренчел диагноз расланмады, ә катлаулы һәм сирәк патология ачыкланды.

Светлананың күкрәк бүлегенең бөтен аортасы аерылуы һәм аортаның корсак бүлеге аневризмы булды. «РКДҮ» ДАССУнең баш табибы, медицина фәннәре докторы Рөстәм Хәйруллин: «Яшь хатын-кызны коткаруда 17 табиб катнашты, алар арасында диагностлар, кардиохирурглар, рентгенохирурглар, анестезиологлар һәм перфузиологлар булды. Пациентканы коткару кыйммәтле конструкция – стент-графт урнаштыру белән аз инвазив тыкшынудан башланды. Ул сосуд эченә кечкенә кисем аша кертелде. Бу аневризмны изоляцияләргә, кан агуны туктатырга һәм кардиохирургларга эшкә керешергә мөмкинлек бирде. Ачык операция барышында аорталь клапанны протезлау һәм коронар шунтлау үткәрелде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International