Башкортстан Республикасында ЮТҺ факты буенча 08:00 сәгатькә мәгълүмат

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Башкортстан Республикасында ЮТҺ факты буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: Мәскәү вакыты буенча 2019 елның 16 июле 8:00 сәгатенә Яр Чаллы шәһәренең дәвалау учреждениеләренә санитар авиациянең һәм ашыгыч медицина ярдәменең җир өсте транспорты көче белән 5 зыян күргән кеше китерелде. Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч хезмәтләре белән эш нәтиҗәсендә пациентларга вакытында медицина ярдәме күрсәтелде. Моннан тыш, 15 июльнең кичендә ЮТҺдә зыян күргән тагын 7 кешенең АМЯХнә мөстәкыйль мөрәҗәгате теркәлде. Шуларның 3се хастаханәгә салынды. 4се амбулатор дәвалануга җибәрелде. Яр Чаллы шәһ. АМЯХ бүлекчәләрендә 7 кеше, КБМҮдә 1 кеше ята. Пациентларның хәле тотрыклы.

Уфа шәһәре хастаханәләрендә 2 кеше авыр хәлдә кала. Аларның хәлләре стабилизацияләнгәннән соң аларны транспортлау турында мәсьәлә хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International