Зәйдә «Табиб Зай» дигән Округ студентлар медицина отряды старт алды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Зәй үзәк район хастаханәсендә «Табиб Зай» дигән Округ студентлар медицина отряды проектын тантаналы ачу булды.  Атна дәвамында Идел буе федераль округының 9 субъектыннан 14 студент-медик ҮРХдә кече һәм урта медицина персоналы сыйфатында хезмәт куя инде. Мондый проект беренче тапкыр Зәй шәһәрендә 2018 елда гамәлгә ашырылды һәм муниципаль район өчен кирәкле булуын күрсәтте, чөнки белгечләргә мохтаҗ республика районнары өчен кадрлар потенциалын формалаштыра.

2019 елда булачак табиблар Идел буе федераль округының түбәндәге регионнарын тәкъдим итәләр: Чувашия Республикасын, Самара өлкәсен, Марий Эл Республикасын, Башкортостан Республикасын, Пермь краен, Удмуртия Республикасын, Түбән Новгород өлкәсен, Оренбург өлкәсен һәм Татарстан Республикасын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International