РКХнең табибы-нейрохирургы Азия нейрохирурглар конгрессы семинарында катнашты

2019 елның 16 июле, сишәмбе

2019 елның 14-16 июлендә Төмән шәһәрендә Федераль нейрохирургия үзәгендә Азия нейрохирурглар конгрессы (ACNS) химаясендә «Endoscopic cadaver and live surgery seminar» кадавер курслары белән семинар узды.

Семинарда Республика клиник хастаханәсен 1нче номерлы нейрохирургия бүлегенең табибы-нейрохирургы Чекалин Лев Анатольевич тәкъдим итте. Кадавер курсы баш скелетының нигез структураларына эндоскопик керү методикасын эшкәртүгә багышланган иде. Лекцион өлеш Япониядән, Лондоннан һәм Пакистаннан булган лекторлар җитәкчелегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International