Казанда 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе җирлегендә Татарстан Республикасында остазлык хәрәкәтен үстерү буенча киңәшмә узды. Эш төркеме әгъзалары, сәламәтлек саклау органнары вәкилләре, шәһәр сырхауханәләренең баш табиблары һәм сәламәтлек саклау тармагы ветераннары яшь белгечләрне укытуда остазларның роле һәм бурычлары турында фикер алыштылар.
Республика клиник хастаханәсенең, Балалар республика клиник хастаханәсенең һәм Казан шәһәренең 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең хезмәткәрләре клиника эшенә остазлыкны кертү тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Өлкән һәм тәҗрибәлерәк коллегаларның ярдәме хезмәт тәртибе күнекмәләрен булдырганда кирәк. Остазлар вазыйфаи бурычларны, коррупциягә каршы тору нормаларын аңлаталар, корпоратив этиканы арттыралар. Утырышта катнашучылар фикеренчә, нәтиҗәлерәк эшләү өчен остазлыкның бердәм системасын формалаштырырга кирәк.