«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризация үткәрү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында сөйләделәр

2019 елның 16 июле, сишәмбе

«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Исәнмесез» программасында 16нчы номерлы ШКХнең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Лилия Наил кызы Мөхәмәдуллина быел профилактик медицина тикшерүләре уздыру һәм өлкән халыкны диспансерлаштыру кагыйдәләрендә нинди үзгәрешләр булганлыгы турында сөйләде.

Профилактик тикшерү һәм диспансерлаштыру белән колачлауның максатчан күрсәткече «Сәламәтлек саклау» милли проекты паспортында беркетелгән һәм 2024 елга барлык гражданнарның 70%ын тәшкил итәчәк.

Программада 18 яшькә җиткән затлар катнаша ала. Югары яшь чиген билгеләмәгәннәр. Профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантиясе программасы кысаларында үткәрелә. Диспансерлаштыру бөтен кешеләрне дә колачларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International