Казанда медицина белгечләрен беренчел аккредитацияләү тәмамланды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасында югары медицина белеме булган белгечләрне беренчел аккредитацияләү тәмамланды. Медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар бөтен белгечлекләр буенча сынау уздылар: КДМУдан 690 һәм КФУдан 66 кеше аккредитацияләнергә тиеш иде.

Аккредитация комиссиясе эшендә 78 табиб, нигездә сырхауханәләр хезмәткәрләре катнаштылар. Аларның күбесе – югары һәм беренче категорияле табиблар, бүлекләр мөдирләре, клиника-эксперт комиссиясе һәм медицина өлеше буенча баш табиб урынбасарлары. Барлык табиблар Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясенең яки Һөнәри стоматология оешмасының әгъзалары булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International