1нче номерлы һәм 2нче номерлы сырхауханәләр, консультатив-диагностик сырхауханә, шулай ук стоматология сырхауханәсе регистратураларында урнашкан «Кире элемтә» планшетлары – медицина учреждениеләренең эшен бәяләү өчен яхшы мөмкинлек. Үз тавышын һәр пациент калдыра ала, планшетлар куллануда бик гади, текст рус телендә дә, татар телендә дә тәкъдим ителгән.