БРКХ «Азино» балалар сырхауханәсендә «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделе» проектын яклау узган эш киңәшмәсе үткәрелде. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев катнаштылар.
БРКХ «Азино» сырхауханәсе командасы проектны гамәлгә кертү кысаларында өстенлекле юнәлешләр буенча чараларны гамәлгә ашыру этапларын яклауга тәкъдим итте. Үткәрелгән анкеталау, проблемалар һәм тәкъдимнәр битләрен анализлау, эш процедураларының хронометражын бәяләү нигезендә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәткәндә сырхауханә эшен камилләштерү буенча төп процессларны визуальләштерү өчен карталар ярдәмендә тасвирлау уздырылды, БРКХ «Азино» сырхауханәсенең «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделе» Проекты критерийларына туры килүе турында карар кабул ителде.