ТР ССМ баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Фәрит кызы Ким эш визиты белән Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә килеп китте. Визитның максаты – тире аша коронар тыкшыну үзәге һәм кардиология хезмәте белән танышу, шулай ук методик ярдәм күрсәтү. Хәзер «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» региональ проекты кысаларында зур эш алып барыла, бу хакта бүген аерым сөйләштеләр. Билгеле булганча, әлеге проект өстендә эшләп, Түбән Кама табиблары яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Эш визиты вакытында Зөлфия Ким баш табиб Габибулла Әхмәдов, Түбән Каманың баш кардиологы Изюм Хәмидуллина белән аралашты. Кунак ТКҮРКХ бүлекләрендә булды һәм документлар белән танышты.