Түбән Камада «Кем булуын телисең: энекәш яки сеңел?» рәсемнәр конкурсының җиңүчеләрен котладылар. Конкурс «Миңа тормыш бүләк ит» акциясе кысаларында оештырылды. Анда №77, №78 һәм №87 балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнаштылар. Берничә атна дәвамында балалар рәсемнәре хатын-кызлар консультациясе холлында эленеп тордылар.
Конкурста җиңүчеләргә приз сыйфатында иҗат өчен җыелмалар бирелде. Катнашучыларның барлык балалар бакчалары төркемнәренә рәсем ясау өчен җыелмалар тапшырылды.