2016 елдан башлап Татарстанда «Дустанә сырхауханә –Татарстан стандарты» проекты гамәлгә ашырыла. Ул амбулатор этапта медицина ярдәмен күрсәтүне алу мөмкинлеген һәм сыйфатын арттыру максаты белән сакчыл технологияләрне кертү һәм сырхауханәнең яңа моделенә күчү буенча чаралар комплексын үз эченә ала. 2019-2024 елларда әлеге чаралар «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында дәвам итәчәк.