Салкын тию һәм ОРВИ авырулары саны арту темасына халыкның борчылуы Роспотребнадзорның Татарстанда ОРВИ буенча эпидпорогка ирешү турындагы мәгълүматларыннан соң башланды. Татарстан Яңа Гасыр телеканалының «Татарстан Яңалыклары» программасы хәбәрчеләре әлеге мәсьәләне ачыклырга карар кылдылар.
Казан шәһәренең 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе сырхауханәсенең коридорлары буш. Салкын тию авыруларының җәйге дулкыны юк. «Безнең сырхауханәгә ОРВИ белән мөрәҗәгать итүче пациентлар саны элеккечә кала», – дип раслады журналистларга 16нчы номерлы ШКХ сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Наталья Ухова.