Казан хосписында Татарстанда паллиатив ярдәм үсеше турында фикер алыштылар

2019 елның 19 июле, җомга

Бүген Казан хосписы җирлегендә Татарстан Республикасында «Сәламәт киләчәк» Федераль партия проектының Иҗтимагый советы утырышы узды. Татарстан Республикасының өлкән яшьтәге халкына һәм балаларга паллиатив медицина ярдәмен үстерү мәсьәләләре фикер алышуның төп темасы булды. Утырыш җиденче чакырылышның РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич рәислегендә узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Әхмәтҗанова, балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлеге башлыгы Елена Игнашина, шулай ук партпроектның иҗтимагый советы әгъзалары, медицина оешмаларының, Казан дәүләт медицина университетының һәм «Волонтерлар-медиклар» ГИХ ТРБнең (Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтнең Татарстан региональ бүлеге) вәкилләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International