2019 елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру турында

2019 елның 19 июле, җомга

2018 елда республикада 2019 елга дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча пилот проекты эшләтеп җибәрелде. Пилотның катнашучылары – халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче социаль блок ведомстволары: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы.

Проект гражданнарның идарә итү карарларын кабул итү, республика үсеше процессларына җәлеп ителү дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында, киң җәмәгатьчелекне һәм экспертлар берләшмәсен җәлеп итеп, хакимият органнарының тармак стратегияләрен, дәүләт программаларын исәпкә алу белән агымдагы елга ведомстволар эшенең 7шәр төп приоритеты билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International