Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Башкортстанда ЮТҺдә зыян күргән яшүсмер янына килеп китте, ул КБМҮнең травматология бүлегендә дәвалана.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова озатуында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Башкортстан Республикасында ЮТҺ нәтиҗәсендә зыян күргән яшүсмернең сәламәтлеге торышы белән танышу өчен Кама балалар медицина үзәгенә килеп китте.
КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин мэрга бүгенге көндә медиклар канәгатьләнерлек дип бәяләгән яшүсмернең сәламәтлеге торышы турында хәбәр итте. Клиникада зыян күрүчегә профессиональ ярдәм күрсәтү өчен кирәкле белгечләр, медикаментлар бар. Бөтен дәвалау Балалар республика клиник хастаханәсе белән килештерелә.
Наил Мәһдиев авыру һәм аның ата-аналары белән аралашты, шул исәптән авариядә зыян күргән яшүсмернең әтисе белән дә аралашты, аларга тизрәк терелүләрен теләде һәм күчтәнәчләр тапшырды.