Биектау районында авыл халкының сәламәтлеге көне узды. Акцияне Республика медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре һәм КДМУның дәвалау, педиатрия һәм медик-профилактик факультетларының студентлары волонтерлар-медиклары белән берлектә Биектау ҮРХнең хезмәткәрләре оештырдылар.
Район сәламәтлек саклау бүлекчәсендә ачык ишекләр көне узды. Район халкы артериаль кан басымы дәрәҗәсен, буйларын, авырлыкларын белә, куркыныч факторларын ачыклый һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр ала алдылар. Табиблар ФАПларның хезмәт күрсәтү зонасында халыкның ишегалларын йөреп чыктылар. Амбулаторияләрдә 85 кеше акция катнашучысы булды, аларның 38ендә күтәренке кан басымы ачыкланды.
Авыл халкы сәламәтлеге көнен оештыручылар аеруча көнүзәк авыруларны: йөрәк-кан тамырлары авыруларын, сулыш һәм аш кайнату органнарының авыруларын, талпан энцефалитын, геморрагик бизгәген профилактикалау һәм куркыныч факторлары турында белешмәлекләр әзерләделәр һәм тараттылар.