Казаннан психолог Татьяна Савельева табиб-онкологлар, клиник психологлар һәм башка белгечләр өчен мастер-класс үткәрде. Һәрвакыттагыча аудитория белән эшләү җанлы диалог формасында барды. Онкологик авырулар белән интегүче пациентлар белән ничек дөрес эшләргә кирәклеге турында күп сөйләделәр. Ничек курку хисе һәм тискәре эмоцияләр белән эшләргә. Һәм иң мөһиме, табиб операциягә яки химиотерапиягә әзерләнүче пациентларга психологик йогынтыны ничек ясый ала.