Консультатив-диагностика сырхауханәсендә түбәнкамалыларны кабул итүне табиб-ревматолог, КДМА Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Марина Арлеевская уздырды.
Марина Игоревна бөтен республика буенча йөри, узган ел аның белгечләр командасы 19 район хастаханәсендә булды, быел 23 хастаханәгә бару планлаштырылган. Өч ел эчендә Казан белгечләре Татарстанның барлык районнарында да булыр дип планлаштырыла. Барлык сәфәрләр дә консультатив һәм фәнни-тикшеренү характерында. Кабул итү вакытында һәр пациентка индивидуаль якын килү кулланыла.