Саба ҮРХ җирлегендә «Диабетик көне» белем бирү семинары узды. Очрашуга Саба районының диабет белән авыручылары, ФАП фельдшерлары һәм табиблар чакырылганнар иде.
Чараны оештыручылар – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Диабетик Ассоциациясе һәм Республика клиник хастаханәсе.
Семинарны «Саба ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Марат Йосыпов һәм ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов ачтылар.