Республика медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре «Ялкын» балалар сәламәтләндерү лагерена чираттагы чыгуны оештырдылар. Табиблар төрле яшьтәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны формалаштыру буенча чаралар уздырдылар.
Белгечләр «Ялкын» лагереның балаларына сәламәт яшәү рәвешенең төп постулатлары турында сөйләделәр, фильмнар күрсәттеләр һәм РМПҮ чыгарган белешмәлекләр тараттылар. Медицина реабилитациясе бүлегенең табибы 68 балага сын-гәүдәнең бозылуларын ачыклау өчен тикшерү уздырды.