Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы Мәдәният йортында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга багышланган халык белән очрашу узды. Чара ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында оештырылды. Балык Бистәсе ҮРХ табиблары кан басымының һәм кандагы шикәрнең дәрәҗәсен ничек дөрес үлчәргә икәнлеге турында сөйләделәр.
Чарага килгән 52 авыл кешесенең 15ендә кан басымының югары булуы ачыкланды.