Федераль Сәламәтлек үзәгенең – профилактик медицинаның Милли медицина тикшеренү үзәгенең хроник йогышсыз авыруларын икенчел профилактикалау бүлегенең җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Екатерина Иванова РКХнә килеп китте.
Кунакны Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гөлнара Гайфуллина һәм Республика медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Римма Садыкова озатып йөрделәр.
РКХ җитәкчеләре: баш табиб Рафаэль Шәвәлиев, сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Айдар Баһаветдинов, кабул итү-диагностика бүлеге җитәкчесе Алексей Толстиков һәм Санитар авиациясе җитәкчесе Рафаэль Нигъмәтҗанов кунакларны каршы алдылар һәм хастаханәнең эшчәнлеге белән таныштырдылар.