Казанда «Онкология авырулары белән көрәш» федераль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2019 елның 26 июле, җомга

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институтының «Онкология авырулары белән көрәш» федераль проектының чараларына методик ярдәм күрсәтү һәм координацияләү бүлеге мөдире Екатерина Сысоева Республика клиник онкология диспансерына килеп китте.

Екатерина Николаевнага Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылучы яман шеш белән пациентларга онкологик ярдәм күрсәтү системасы белән таныштырдылар, шул исәптән республиканың беренчел онкологик кабинетларыннан башлап РКОДның махсуслаштырылган кабинетларына кадәр пациентларны маршрутизацияләү үзенчәлекләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International