Яр Чаллы шәһ. АМЯХ табиблары 14 минут эчендә пациентка операция ясадылар һәм аны үлемнән коткардылар

2019 елның 26 июле, җомга

Узган төндә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары 14 минут эчендә өлкән яшьтәге ир-кешене үлемнән коткардылар.

Кардиореаниматолог Дмитрий Чайко һәм рентгенэндоваскуляр хирург Ирек Шәрипов ашыгыч рәвештә бригаданы җыеп, кан тамырының кайсы җирендә томалануын ачыклау өчен коронарографиягә керештеләр.

Зарарланган участок табылуга, табиблар томалану урынына кан тамырларын кабарта һәм ачык хәлдә аны саклый торган стент куярга булдылар. Мондый үзенчәлекле протез кан белән тәэмин итүне торгызырга һәм үлем очракларын булдырмаска мөмкинлек бирә.

Табиблар мәгълүматларына караганда, АМЯХдә әлеге процедура уртача 33 минутны алып тора. Европа стандартлары буенча мондый процедура бер сәгать чамасы алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International