Балалар республика клиник хастаханәсенә эш визиты белән «InterHealthCanada» компаниясенең вәкилләре делегациясе килеп китте
Баш табиб Айрат Зиатдинов җитәкчелегендә клиниканың администрациясе кунакларны учреждениенең структур бүлекчәләре: реанимация консультатив үзәге, ангиография, кардиохирургия бүлеге, кардиохирургия һәм нейрохирургия операцион блогы, яңа туган балаларның реанимациясе бүлеге, реабилитация бүлеге белән таныштырды.