Республика клиник хастаханәсенең белгечләре шәһәр һәм район пациентларын консультацияләү максаты белән Азнакай шәһәренә килделәр. Күчмә бригада составында табиб-ревматолог Новичкова Н.Л., табиб-эндокринолог Билалова Э.Р, табиб-кардиолог Дмитриева Т.А. һәм табиб травматолог-ортопед Йосыпов Ф.А. катнаштылар.