РКХнә Әзербайҗан Республикасыннан белгечләр килеп киттеләр

2019 елның 26 июле, җомга

Республика клиник хастаханәсенә Әзербайҗан Республикасы делегациясе килеп китте. Делегация составында булган төрле табиб белгечлекләренең җитәкчеләре һәм белгечләре танышу максаты белән килделәр. Республика клиникасының хирургия, терапия һәм реабилитация белгечлекләренең җитәкчеләре һәм табиблары үз коллегаларын каршы алдылар.

Очрашу барышында кунаклар гемодиализ, урология, неврология бүлеге белән таныштылар, кабул итү-диагностика бүлегенә, инсульт үзәгенә, интенсив терапия палатасына һәм һәлакәтләр медицинасы ситуацион үзәгенә бардылар, пациентларга медицина ярдәмен күрсәтүнең логистикасы һәм югары технологияле медицина ярдәме алымнары белән таныштылар.

Кунаклар үз клиникаларының җитәкчелеге исеменнән кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм җитәкчеләр арасында алга таба үзара хезмәттәшлек турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International