«Демография» милли проекты кысаларында «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» региональ проектын гамәлгә ашыру барышында Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә күкрәк сөте белән тукландыруны пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар планлаштырылган. Атна дәвамында учреждениедә йөкле хатын-кызлар һәм имезүче аналар өчен күкрәк сөте белән ашатуның өстенлекләре турында лекцияләр оештырылачак.